Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Трудолюбово осталары борынгы кул эшләре серләрен ачты

Трудолюбово авыл мәдәният йортында “Борынгы славутница серләре” арт терапия“ клубы уңышлы эшләп килә.

Бу мәдәният учагы хезмәткәрләре – идеяләр белән кызыксынучы иҗади шәхесләр. Моннан берничә ел элек район газетасында Мария Большова белән Гөлчәчәк Хәмидуллинаның клубта оештырылган осталык дәресләрендә декоратив-гамәли сәнгатьнең чын әсәрләрен – кәгазь капчыклардан көнкүреш әйберләре иҗат итүләре турында язган идек. Ә бүген текстиль курчаклары районда гына түгел, хәтта республикада да киң танылу алды – аларны телевидение аша күрсәттеләр, Трудолюбово текстиль курчаклары район күргәзмәләренең бизәге булып тора, тамашачыларны камиллекләре белән сокландыра.

– Безнең як тарихында, гореф-гадәтләрендә чүпрәк курчаклар аерым әһәмияткә ия булган, – дип уртаклашты Мария Большова. – Алар ата- бабаларыбызны гомер буе – балачактан картлыкка кадәр озата барган. Безнең әбиләребез, дәү әниләребез төрле йолалар өчен курчаклар иҗат иткәннәр, аларның сихри көчләренә ышанганнар. Без, кызганычка каршы, бу кыйммәтләрне, соңга калып булса да торгызырга тырыштык – күп кенә курчак осталары, белгечләре дөньяда юк инде.

Шуңа да карамастан, клуб формированиесе эшчәнлекнең әлеге юнәлешендә уңышка ирешкән – борынгы кул эшләренең серләрен ачкан. Мәдәният хезмәткәрләрендә булган коллекция эшләнмәләрен төрләре буенча классификацияләргә мөмкин. Аларның һәркайсы – чын сәнгать әсәре кебек. Курчакны кулына алган кешенең кәефе күтәрелсен өчен, аларны күңел биреп башкаралар.

Осталар курчаклар ясау алымнары белән теләп уртаклашалар, клубта район мәдәният йортында осталык дәресләре үткәрәләр. Кулларына энә һәм материал алучылар өчен бу шөгыль кызыклы булып китә һәм, ахыр чиктә, яңа образ туа. Еш кына Трудолюбово авыл мәдәният йортына клуб берләшмәсенең эшләнмәләрен күрү өчен экскурсияләр ясыйлар, авылга кайткан кунаклар, һичшиксез, мәдәният учагына барып, күргәзмә белән танышмый калмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев