«Троица» рус халык бәйрәме алдыннан алар курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Элек-электән бәйрәмнең Май чабу белән охшашлыгы күзәтелә. Ике бәйрәм дә кояшка багышланган. Май чабу бәйрәмендә кышны озатып, язны каршы алсалар, Троицада исә җәй башлану хөрмәтенә күңел ачулар оештырганнар.
Аксубай районында җәйгә багышланган «Троица әйлән-бәйләне» бәйрәме 20 июньдә мәйдан территориясендә узачак. Бу көнгә әзерлек эшләре бара инде. Мәдәният хезмәткәрләре концерт программасы әзерлиләр, осталар үз куллары белән төрле эшләнмәләр ясыйлар.
Мисалга, Трудолюбово авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре – Мария Большова һәм Гөлчәчәк Хәмидуллина, бәйрәм алдыннан «Троица» курчаклары ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада катнашучылар бик теләп каен тузыннан курчаклар ясадылар.
Җәй исе сеңгән «Троица» курчагы бәйрәмгә матур бүләк булса, өйне һәм гаиләне хәвеф-хәтәрдән саклап торачак.
Фото: Аксубай мәдәният йорты архивыннан.
Нет комментариев