Авыл участогыннан тыш Рушания Сәлиева Садыйкау, Нургали һәм Владимировка поселокларына хезмәт күрсәткән.
Һәр йортта берничә басмага язылган әлеге өч-дүрт торак пунктны йөреп чыгуның ничек авыр булганын бүген күз алдына да китереп булмый.
Рушания Шәймәрдан кызы утыз өч ел җилкәсендә күтәреп йөрткән сумканың авырлыгы һәрвакыт рөхсәт ителгән чиктән артык тәшкил иткән.
–Әлбәттә, мин бу эш турында хыялланмаган да идем, – ди Рушания Шәймәрдан кызы. – Һөнәремне балачактан саннар һәм исәп-хисап белән бәйләргә теләгән идем, мәктәптән соң Бөгелмәдә бухгалтерлык мәктәбен тәмамладым. Туган поселогымнан Трудолюбовога ирем янына күчеп килгәндә, колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләргә исәп тоткан идем. Әмма вакансия юк иде һәм почтальон булып барырга туры килде. Ләкин мин бер дә үкенмим. Тормышта кешеләр белән аралашу миңа зур шатлык китерә. Ә бу һөнәрдә шуннан башка мөмкин түгел. Почтальонны һәрвакыт көтәләр. Дөрес, язгы-көзге пычракта, кышкы салкыннарда җиңел булмады, әмма мин юлга кәеф белән чыга идем.
Алар “Октябрь” колхозында механизатор булып эшләгән ире Әнәс белән биш балага гомер бүләк итеп, аларны аякка бастыралар.
Рушания Шәймәрдән кызына карап, аның тормыш сөючәнлегенә гаҗәпләнәсең. Кыска буйлы, чандыр гәүдәле хатын, өй, хуҗалык эшләрен башкарырга да өлгерә, ире белән бертигез дәрәҗәдә мал-туар өчен азык та әзерли, печәнен дә чаба, саламын да ташый, утынын да әзерли. Уллары һәм кызлары сәламәт, укуга да, физик хезмәткә дә сәләтле булып үсәләр. Бүгенге көндә инде авыл кешеләренең барысы да мондый тормыш рәвеше алып бара алмый.
Трудолюбово – өч төп милләт тату яшәгән уникаль авыл. Ул гына да түгел, анда хәтта руслар да өч телдә дә яхшы аралаша ала. Ул – районыбызның кечкенә моделе кебек. Мин башта Рушания Шәймәрдан кызын рус милләтеннән дип уйладым, аның сөйләме шулкадәр дөрес, акцентсыз.
– Без монда бер гаилә кебек инде, – диде әңгәмәдәшем, минем гаҗәпле карашымны сизеп. – Мин үземне бик бәхетле дип саныйм, чөнки мин туган авылыма әверелгән Трудолюбовода кешеләрнең аңлашу һәм хөрмәтен тоеп яшәдем.
Нет комментариев