Трудолюбово мәдәният йорты “Саклаучы курчаклар” проектына грантка лаек булды
Соңгы яңалыклар

Трудолюбово мәдәният йорты “Саклаучы курчаклар” проектына грантка лаек булды

Трудолюбово авыл мәдәният йорты “Мәдәни-ял эшчәнлеге” номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантында җиңүче булды.

“Саклаучы курчаклар: хәзерге дөньяда бабалар мирасы” проекты 250 мең сум күләмендә ярдәм алды. Аның төп максаты – балаларның рус халкы тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуын тәрбияләү.

Проектта катнашучыларны курчаклар ясау буенча мастер-класслар, күргәзмәләр, тематик очрашулар һәм экскурсияләр, халык традицияләрен һәм курчаклар тарихын өйрәнү көтә.

Фото район мәдәният бүлеге архивыннан.


Нет комментариев