ТРның иң яхшы ветсанэкспертларының берсе дип танылды
«Татарстан Республикасының иң яхшы ветсанэксперты» республика бәйгесенең зональ этабында Аксубай ветберләшмәсе вәкиле Валентина Карпухина өченче урынны алды.
Һөнәри осталык буенча көч сынашулар Лаеш районында узды. Аларда республиканың сигез районыннан, шул исәптән Аксубай районыннан да ветеринария санитар-экспертлар катнашты. Белгечләр санитар экспертиза буенча теоретик белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен күрсәттеләр.
Катнашучылар ит һәм яшелчә продукциясен тикшерделәр, анализга алдылар, турыдан-туры экспертизалар үткәрделәр, үрнәкләрне төрделәр, озату документациясен рәсмиләштерделәр һәм мәгълүматларны электрон базага керттеләр. Боларның барысы да Валентина Карпухинаның көндәлек эшендә башкарыла торган эшләр. Ул биремнәрне уңышлы үтәде, тиешле баллар буенча, өченче урынга лаек булды.
– Валентина Карпухина – зур тәҗрибә һәм квалификациягә ия белгеч, – дип билгеләп үтте район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Ул үз вазыйфаларын зур җаваплылык белән башкара. Республикада да югары һөнәри дәрәҗәсен күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев