Түрәләргә Яңа ел бәйрәмендә чит илгә ялга баруны тыярга тәкъдим иттеләр
Яңа ел бәйрәмен Россиядә үткәрергә планлаштырган депутатлар бу инициативаны хуплаган.
«Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасында депутат Солтан Хамзаев түрәләргә Яңа ел бәйрәме чорында чит илгә чыгуны тыярга тәкъдим итте.
Аның фикеренчә, бу эчке туризмны үстерү максатыннан эшләнергә тиеш. Ул РИА Новости агентлыгына.шул хакта әйткән.
«Яңа ел бәйрәмендә түрәләр Россиядә ял итсәләр, дөрес булыр дип саныйм. Шулай итеп, алар һәр конкрет төбәктә туризм өлкәсендәге проблемаларны аңлый һәм аларны бетерү өстендә эшли алачак. Безнең гражданнар өчен ял арзанрак, уңайлырак һәм күңеллерәк булырга тиеш», — дип сөйләде парламентарий.
Ул Яңа ел бәйрәмен Россиядә үткәрергә планлаштырган күп кенә депутатлар аның инициативасын хуплавы турында да әйтте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев