Урмандеево авыл китапханәсендә «Кошларны кышын ашатыгыз» дип аталган акция узды.
Яшь китап укучылар әти-әниләре белән бергә җимлекләр ясадылар һәм аларны китапханәгә бәйгегә алып килделәр. Аннары китапханәче Татьяна Максимова белән куакларга элделәр. Балалар көн саен аларга җим салдылар, кошларның кайсыларына күбрәк утыруларын күзәттеләр. Кошларга җимлекләрнең бөтенесе дә дә ошады.
Фото: Урмандеево авыл китапханәсе архивыннан.
Нет комментариев