Төркия Россиягә курорт төбәкләренә очышларны яңадан башларга тәкъдим итте
Россия Төркиядә эпидемиологик вазгыять катлаулы булу аркасында 15 апрельдән 1 июньгә кадәр әлеге ил белән авиаэлемтәне чикләгән иде.
Төркия Россиягә элегрәк Германиягә карата кулланылган имин туризм шартларын булдыру моделен тәкъдим итте. Әлеге модель нигезендә, беренче чиратта, курорт төбәкләренә очышлар яңадан башланачак.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы Төркия мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Эрсойга сылтама белән хәбәр итә.
Россия Төркиядә эпидемиологик вазгыять катлаулы булу аркасында 15 апрельдән 1 июньгә кадәр әлеге ил белән авиаэлемтәне чикләгән иде. Россия вице-премьеры Татьяна Голикованың секретариатыннан хәбәр итүләренчә, ул Эрсой һәм Төркия Президентының баш тышкы сәяси киңәшчесе Ибраһим Калын белән очрашкан. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, вазгыятьне һәм авиаэлемтәне яңадан башлау перспективаларын бәяләү өчен Төркиягә Россиядән делегация җибәреләчәк.
«Мәгълүм булганча, Россия туристлары, нигездә, Анталия, Бодрум һәм Даламанга (Измирга – сирәгрәк) сәяхәт итә. Әлеге төбәкләрдә коронавирус инфекциясе йоктыруга бәйле яңа очракларны карасак, аның Төркия буенча уртача күрсәткечләрдән 50 процентка түбәнрәк икәнлеген күрәбез. Өстәвенә, андагы кунакханәләр, нигездә, «барлык хезмәтләр дә кертелгән» системасы буенча эшли... Беренче этапта әлеге аэропортлар белән авиаэлемтә булдырырга, аннары бөтен Төркияне колачларга тәкъдим итәбез», - диде Эрсой.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев