Традицияләрне яңартып
Авыл кешеләре һәр көнне очрашырга туры килгән проблемаларны чишүдә ярдәм сорап үзләре ышаныч бедергән, хөрмәт иткән кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.
Уңайлы тормыш рәвеше булдыру – теләсә кайсы авыл җирлеге өчен гади чишелә торган мәсьәлә түгел һәм һәркайсы аны җирлектә яшәүче кешеләрнең таләпләрен исәпкә алып хәл итә.
Авыл җирлекләре башлыкларына күптөрле функцияләр йөкләнгән. Башкача була да алмый, чөнки алар зур гаилә башлыгы ролендә, димәк, гаилә проблемаларын хәл итү, йолаларны үтәү, бәйрәмнәр оештыру һ. б. алар җилкәсендә. Бер сүз белән әйткәндә, якташлар тату, уңайлы, имин яшәсен, бер-берсен хөрмәт итсен өчен бөтен көчеңне куеп тырышырга кирәк.
14 ел дәвамында Сергей Елисеев җитәкләгән Кәкре Күл авыл җирлеге халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өстендә зур эш башкара.
Елисеев Сергей Сергеевич 1967 елның 20 ноябрендә Кәкре Күл авылында дөньяга килгән. 1985 елда автомеханиклар әзерли торган техникумга укырга керә. Икенче курста укыганда армиягә чакырыла, Төньяк флотта өч ел хезмәт итә. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, белгечлеге буенча белем алуын дәвам итә.
1991 елның 1 июнендә «Труд» совхозы мастерское мөдире вазифасында хезмәт юлын башлый. 1997 елда баш инженер булып билгеләнә. 2005 елдан хәзерге вакытка кадәр Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы вазифасында. Эшләгән елларында муниципаль берәмлекләр Советы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Өйләнгән, өч бала тәрбияләп үстергән, бер оныгы бар.
Кәкре Күл авыл җирлеге составына биш торак пункт керә: Кәкре Күл, Түбән һәм Югары Баланда авыллары, Яңа Александровка һәм Аксубай Урман заводы поселоклары, җирлектә барлыгы сигез йөзгә якын кеше яши.
– Җирлекне үстерү планы тулаем территорияне үстерүгә бәйле мәсьәләләрне, урамнарны яктыртуны, төзекләндерү һәм башка бик күп эшләрне үз эченә ала, – дип сөйли Сергей Сергеевич. – Табигый ки, барысын да бер көндә эшләү мөмкин түгел, алар дими игътибар, ә иң мөһиме – планлы финанслау таләп итә.
Авылларны төзекләндерү эшләре нигездә үзара салым программасы хисабына гамәлгә ашырыла. Узган елда җирлек халкыннан 280 мең сумнан артык акча җыелган, җыелган һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум бүлеп бирелгән.
Авылларда юлларны ремонлау буенча зур эш күләме башкарылган – юлларга түшәү өчен комлы-ташлы катнашма сатып алынган, юллар өслеге тигезләнгән, җәелгән. Җирле инициативаларны исәпкә алып, берьюлы бөтен урамнарда да юл эшләре алып барыла.
– 2017 елда Түбән Баландада яңа суэтем башнясын урнаштырдык, чөнки искесе бөтенләй таушалган иде, тик бу җирлек авылларында яшәүчеләрнең суга бәйле проблемасын тулысынча чишмәде, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы. – Авыл үрдә тора, җир асты сулары тирәндә,шуның өчен насослар сатып алырга туры килде. Шулай ук су басымына бәйле аварияләр еш булып тора – торбалар тыгыла, суүткәргеч системаларга ремонт таләп ителә.
Урамнарны яктырту да шулай ук төзекләндерү мәсьәләләре исемлегенә керә. Соңгы елларда барлык яктырткычларны да электрны янга калдыра торган лампаларга алмаштырганнар. Өстәмә яктырткычлар да урнаштырганнар. Сергей Сергеевич җирлек башлыгы булып эшли башлаганда биш авылга 18 фонарь булса, бүгенге көндә инде аларның саны 130 га җиткән, авыл җирлегендә урамнарны яктырту эше алга таба да дәвам итәчәк.
Кәкре Күл авыл җирлеге территориясендә өч авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли: «Актай», «Аксубай» һәм «Волго-Селект» агрофирмалары. Алар халыкны эш урыннары белән тәэмин итәләр. Хәзерге вакытта механизаторлар, ат караучылар, савымчылар таләп ителә, ә җәй көне – эшче куллар.
Шулай ук авыл җирлеге территория сендә фермер Сергей Щекин үз эшен алып бара. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 27 савым сыеры бар, алга таба сөтлебикәләр санын 50 башка җиткерергә нияте.
Аларның барысы да авыл җирлеге тормышында актив катнаша, кирәк булганда җирлек ихтыяҗы өчен техникасын да бүлеп бирә.
Җирле үзидарә органнары да, предприятие җитәкчеләре дә, халык та уртак теләк – туган почмакны яшәү өчен тагын да уңайлырак итү теләге белән берләшкәннәр.
Халыктан җыелган акчага Түбән Баланда авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган обелиск яңартылган.
Грант бәйгеләрендә даими катнашу үз нәтиҗәләрен бирә. Откан бөтен акча билгеләнеш буенча тотыла, урамнар да ямьләнә, административ бина да матурая, Түбән Баландада остаханәне төзекләндергәннәр, Кәкре Күлдә Җиңу паркы булдырганнар, балалар бакчасы территориясендә уен мәйданчыгы пәйда булган, клуб тулысынча ремонтланган.
Болар әле беренче чиратта күзгә ташланганнары гына. Ә күзгә күренмәгәннәре күпме?! Балалар өчен бердәм спорт формасы, балалар бакчасы өчен уен җиһазлары, музыкаль инструментлар сатып алганнар. Халыкны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен Кәкре Күл авыл мәдәният йортына теннис өстәле һәм тренажер сатып алганнар. Җирле ир-атлар күңеленә рус бильярды хуш килгән. Көч сынашырга тирә-як авыллардан да, район үзәгеннән дә киләләр икән.
Әлеге авыл җирлеге территориясендә ике почта бүлекчәсе, ике яңа ФАП эшли. Түбән Баланда башлангыч мәктәбендә 16 укучы белем ала, шуларның өчесе беренче сыйныфта укучылар. Җирле балалар бакчасында 20 бала тәрбияләнә.
Кәкре Күл авылында урта мәктәп эшли. Белем йортында 61 укучы укый, алты бала быел беренче сыйныфка аяк баскан. Әйтергә кирәк, Карасу һәм хәтта Аксубайдан килеп белем алучы балалар да бар.
Күңелне рухи яктан ныгыту, баету өчен ике гыйбадәт йорты бар. Хәтта Түбән Баландада аны төзү эшләре алып барылган вакытта да чиркәү хезмәтләре туктатылмаган.
Ә авылда халык йолаларын ничек хөрмәтлиләр… Әгәр сезнең Кәкре Күл һәм Түбән Баланда авылларында күңел ачуларда, концертларда булганыгыз юк икән, димәк күпне югалткасыз. Алар ничек бердәм булып әзерләнәләр, бәйрәмнәр дә шулай халыкчан килеп чыга – аларга кушылып биеп җибәргәнеңне сизми дә каласың.
Түбән Баланда авыл клубы быел 50 еллыгын билгеләп уза. Биредә ничә ел рәттән инде Троицк күңел ачулары оештыралар. Гореф-гадәтләр, йолалар яңара, бәйрәмгә күрше республикалар һәм өлкәләрдән дә кунаклар кайта. Моның өчен клуб янындагы территорияне төзекләндергәннәр – зур сәхнә, кунаклар һәм тамашачылар өчен күпсанлы эскәмияләр урнаштырганнар, мәйданчыкны яшелләндергәннәр. Фонтан һәм коега да биредә урын табылган. Агачтан ясалган уен шәһәрчеген сабыйлар яратып өлгергән инде. Авыл үзәгендәге төзекләндерелгән буа аерым ямь биреп тора, анда балык тотарга да, көймәдә йөзәргә дә була.
Николай Кондрашовның Кәкре Күл клубы мөдире вазыйфасына килүе белән халыкның да мәдәни тормышы үзгәрә. Бина эшли башласын өчен, түбәне алыштырудан башлап, косметик ремонт ясауга кадәр 5 ел эчендә шактый эш башкарылган. Хәзер биредә дә төрле пландагы массакүләм чаралар, тематик кичәләр һәм авыл активистларыннан оешкан үзешчән сәнгать коллективы концертлары гөрләп уза.
Спас күңел ачуларын традицион рәвештә уздыру өчен сәхнә торгызылган, тирә-юнь тәртипкә китерелгән.
Сергей Сергеевич белән очрашкан саен, аның энергиясе, эшкә дәрте ташып торуына сокланасың. Әлбәттә, эшлисе эшләре дә, планнары да күп. Авыл халкының һәм хезмәткәрләрнең уртак тырышлыгы, үзара килешеп эшләве нәтиҗәсендә авыл күркәм төс ала инде.
Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы һәрвакытта да кешеләргә карата ихтирамлы, ачык йөзле. Ул тормыштан зарланырга күнекмәгән һәм проблемаларны алар пәйда булган саен хәл итәргә кирәк, дип саный.
«Авылда проблемалар һәрвакыт бар һәм булачак, сабырлык, түземлек һәм, иң мөһиме, кешеләргә йөз белән борылырга кирәк», – ди ул.
Фото Кәкре Күл авыл җирлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев