Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Якташыбыз – Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровны «ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» хөкүмәт бүләге белән бүләкләделәр.

Тиешле указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйган, документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Исегезгә төшерәбез, Равил Әфраим улы 1973 елда ТАССРның Аксубай районы Аксубай бистәсендә туган. Аның хезмәт биографиясе районда ДОСААФ инструкторы вазифасыннан башлана. Берничә ел ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. 2007 елдан башкарма комитетның архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе, аннары башкарма комитетның инфраструктура үсеше буенча җитәкчесе урынбасары.

2010 елдан 2011 елга кадәр – ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе. 2011-2013 елларда – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрының инвестицион-инновацион эшчәнлек буенча урынбасары.

Равил Кузюров биш ел Нурлат муниципаль районын җитәкләде.

2018 елның февралендә ТР урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев