Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ТР Рәисеннән Җиңү көненә бүләкләр

Районда бу көннәрдә сугышта катнашучыларны, сугыш толларын һәм тыл хезмәтчәннәрен 9 Май бәйрәме уңаеннан котлыйлар.

Бу категория гражданнар өчен районга ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановтан 154 күчтәнәч җыелмасы һәм адреслы Котлау открыткалары тапшырылган. Редакциягә журналистика ветераны, остазыбыз 90 яшьлек Ольга Сергеевна Атряскина шалтыратты, ул да шулай ук бүләк алган.

– Без, ветераннарны онытмаганы өчен Рөстән Нургали улына рәхмәт. Бу бик тә күңелле. Котлау открыткасындагы «Сугыш ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең Ватанга тугрылыгы, ныклы ихтыяры һәм чыдамлыгы безнең өчен үрнәк булып тора», дигән сүзләрне укыгач күзләр яшьләнә. Безнең буын – үз Ватанының патриотлары! Безне бүген дә Илебезнең язмышы борчый, махсус хәрби операцияләрдә катнашып, безнең өчен тынычлык яулаучы якташларыбыз өчен бик борчылабыз. Җиңү көне алдыннан алгы сызыкта булган барлык ир-егетләргә: сезне Аллаһы Тәгалә сакласын, нык торыгыз, бабаларыгыз дошманны җиңделәр, без дә сезнең Җиңү белән кайтуыгызга ышанабыз! – диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев