Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ТР Рәисе эшмәкәрләргә: Республика җитәкчелеге сезнең идеяләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итә

Татарстан хакимияте республикада эшмәкәрлек мохитен үстерүгә уңайлы климат формалаштыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәк.

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия эшмәкәрлеге көне уңаеннан бизнес-бергәлек белән очрашуда хәбәр итте.

«Эшмәкәр - ул һәрвакыт эзләүче, иҗат итүче кеше. Республика җитәкчелеге сезнең инициативаларны һәм идеяләрне гамәлгә ашыруга һәрвакыт ярдәм итәчәк, дип ышандырам. Эшмәкәрләр һәрвакыт халкыбызның инициативалы һәм актив өлеше булды. Глобаль үзгәрешләр чорында сез нык булдыгыз, эш урыннарын сакладыгыз. Шуның белән сез социаль тотрыклылыкны саклауга зур өлеш керттегез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикада эшмәкәрлек инициативасын үстерү буенча эзлекле эш алып барыла, федераль һәм төбәк ярдәм чаралары (ташламалы кредитлар һәм субсидияләр, яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә грант ярдәме программалары, үз эшеңне үстерү буенча бушлай хезмәтләр) комплексы гамәлгә ашырыла, дип аныклады Татарстан Рәисе.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев