ТР Президенты уңышлар теләде
Соңгы яңалыклар

ТР Президенты уңышлар теләде

Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

ТР Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов өчен бу форумда катнашу аеруча истәлекле булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа Татарстан Республикасының атказанган агрономы билгесен тапшырды. Габдерәшит Шәйхетдин улын бу исем белән котлап, ул: «Уңышлар Сезгә», – дигән теләген җиткерде.

Габдерәшит Гыйльметдинов атказанган агроном исеменә кырык ел һөнәренә тугры хезмәт итеп лаек булды. Тармакка ул техникум, аннан агрономия белгечлеге буенча авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап килгән. Хезмәт эшчәнлеген "Аксубай" совхозында агроном вазыйфасыннан башлый. Аннан соң аны, районнарда рапс җитештерү белән шөгыльләнә башлагач, баш агроном итеп билгелиләр, бу участокта хезмәт куя. Соңгы 20 елда Россельхозүзәк бүлеген җитәкли (элекке орлыкчылык инспекциясе).

Ул бик мөһим бурычны үти – үсемлекчелекне үстерүгә ярдәм итә, орлык материалы, кырларның уңдырышлылыгын яхшырту, үсемлекләрне саклау буенча зур эш башкара. Зур эш тәҗрибәсенә ия җитәкче, белгеч планнар, идеяләр белән янып яши. Республика Президенты теләгәнчә, атказанган агрономның хезмәттәге уңышлары булырга тиеш.

 

Фото


Нет комментариев