ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Аксубай районы мөселманнары белән очрашты
Соңгы яңалыклар

ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Аксубай районы мөселманнары белән очрашты

Бүген Аксубай районында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән булды.

Мөфти белән бергә Аксубайга Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәднең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави да килде.

Кунаклар район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары, Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров белән районның спорт инфраструктурасы үсеше белән таныштылар, яңа ачылган футбол манежында булдылар.

Узган ел июль аенда Аксубай эшчеләр бистәсендә ачылган “Әниләр” мәчетенә аерым игътибар бирелде. Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядән килгән кунак белән яңа мәчеттә намаз укыдылар, мәхәллә кешеләренә ислам сабаклары укытылган уку сыйныфларын карадылар.

Рәсми очрашу район башкарма комитеты җитәкчесенең эш кабинетында дәвам итте. Чәй табыны артында мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек, мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Универсаль технологияләр техникумында кунакларны Аксубай районының яшь буыны каршы алды. Волонтерлар фойеда фронт өчен әзерләгән әйберләр, шул исәптән шәмнәр, яшеренү челтәрләре, антидрон плащлар һәм башка эшләнмәләр күргәзмәсен җәелдерделәр, яшеренү челтәрләре үрү өчен тукыма кисү станогын күрсәттеләр.

Шунда ук районда “Ватанны саклаучылар” фонды кураторы Татьяна Крайновадан “Безнең геройлар” фотокүргәзмәсе оештырылган иде.

– Пәйгамбәребез әйткәнчә, сугышчыларга ярдәм итүче кеше, аларга тиңләштерелә. Солдатларга ярдәм итүчеләрне Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламаячак, – дип билгеләп үтте Төркия кунагы.

Түгәрәк өстәл артында мөфти белән очрашуга МХО катнашучыларының, һәлак булган сугышчыларның туганнары, хатыннары, шулай ук төбәк казыяте имамнары (җиде районнан), волонтерлар һәм техникум студентлары җыелды. Чарада район кешеләре һәм башка дин вәкилләре дә катнашты. Мөфти белән очрашуга 100дән артык кеше җыелды.

– Сезнең районыбызга килүегезгә бик шатбыз, мөхтәсибәткә, мәхәллә кешеләренә рухи ярдәм күрсәткәнегез, шундый очрашу оештырганыгыз өчен рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте ТР МДН мөфтиенә район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов. – Үз тарафыбыздан без МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәргә тырышачакбыз. Дөньяда тизрәк тынычлык урнашуын телибез. Барыгызга да сәламәтлек телим!

Камил хәзрәт изге Рамазан ае якынлашу уңаеннан вәгазь укыды, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде һәм хәрби хәрәкәтләр зонасында полк имамнары эшенең әһәмиятен ассызыклады. Мөфти сугышчыларның һәм аларның гаиләләренең исәнлекләрен, дөньяда тынычлык урнашуын сорап, Коръән аятьләре, догалар укыды.

Равил хәзрәт Зөфәров ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән МХО зонасына гуманитар ярдәм кәрваннарының ничек оештырылуы турында сөйләде.

МХОда һәлак булган офицер Илшат Хәмидрәхимовның әнисе – Резидә Нәгыйм кызы һәлак булган сугышчыларның әниләре исеменнән дин әһелләренә рухи ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте һәм барлык әниләргә Аллаһы Тәгаләгә ярдәм итеп, улларының исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде. Һәлак булган сугышчыларның әниләренә бергә булырга, бакыйлыкка күчкән һәм бүгенге көндә Ватанны яклауда торган сугышчылар өчен догада булырга чакырды.

Очрашуда сугышчыларның якыннары мөфтигә сораулар бирә һәм рухи ярдәм ала алдылар.

Соңрак мөфти Камил хәзрәт Аксубай универсаль технологияләр техникумында Татарстанның көньяк төбәге мөхтәсибләре һәм имамнары белән намаз укыды.

Намаздан соң дин әһелләре белән очрашу узды, аның барышында Татарстанда дини эшчәнлекне гамәлгә ашыру һәм исламны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Камил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшенең төп юнәлешләре һәм казанышлары турында сөйләде, шул исәптән мәгариф, мәгърифәтчелек, нәшир, фәнни эшчәнлек өлкәсендә һәм башкалар. Мөфти 2025 елның Россиядә һәм Татарстанда – Ватанны саклаучылар елы, ә ТР МДН «Каһарманнар елы» игълан ителүе турында искәртте. ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие якынлашып килүче Рамазан аена аерым игътибар бирде һәм аны районнарда уздыру буенча үз киңәшләрен әйтте.

Белешмә: Аксубай мөхтәсибәтендә бүгенге көндә 29 мәчет эшли. Һәр мәчеттә белемле имамнар хезмәт куя, мәчетләр каршында 15 мөгаллим дин нигезләре курсларын укыта.

SEO өчен төп сүзләр: Камил хәзрәт Сәмигуллин, Аксубай, Татарстан,ТР МДН, МХО, МХОдә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм, мөфти, шәех Мәэмүн әр-Рави, дин, ислам, мәчет, Аксубай районы, Рамазан, Ватанны саклаучылар елы, Каһарманнар елы, ТР МДН мөфтие, эш сәфәре, яңа манеж, мәчет, Алмаз Мингулов, спорт, мәдәният.


Нет комментариев