Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашучылар саны Аксубай районында 91,23 процент тәшкил итте

Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясе җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаучылар килүгә йомгак ясады.

Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаулар инцидентларсыз һәм хокук бозуларсыз узган. Сайлау процессының чисталыгын сәяси партияләрдән күзәтүчеләр, иҗтимагый күзәтүчеләр күзәтте, ә хокук тәртибен полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тәэмин итте.

– Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда район халкы бик актив катнашты, Аксубай районы сайлаучыларының 91,23 проценты Татарстан Парламентына сайлауларны хуплап тавыш бирде, – дип шәрехләде Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина. – Районда тавыш бирү нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылды һәм массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылачак.

Көн буена районның сайлау участоклары штат режимында эшләде. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучыларны тавыш бирү өчен уңайлы шартлар тудырдырып каршы алдылар.

Сайлауларны оештыруда һәм уздыруда шулай ук Аксубай муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе дә актив катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев