Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Төзиләр һәм ремонтлыйлар

Районда төзелеш сезоны колач ала.

Эшләр бер үк вакытта «ГИСУ» ДКУның (баш инвестицион төзелеш идарәсе) объектларында да алып барыла, ул Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында, шул исәптән Аксубай районында да, төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә берничә федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыра.

Район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Оксана Тимкина сүзләренә караганда, Иске Ильдеряк урта мәктәбендә азык-төлек блогын ремонтлау алып барыла – эшләр 50 процентка башкарылган. Шулай ук быел Урмандеево башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе – балалар бакчасында да ризык пешерү блогы ремонтланачак.

Аксубайда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында Мазилин урамында өч йорт (13, 14, 19) фасадын җылытачаклар, Мазилин урамындагы 20 йортның түбәсен һәм Октябрь урамындагы 23 йортның подвалын төзекләндерәчәкләр. Хәзерге вакытта Мазилин урамындагы 14 йортта эшләр тәмамланган, Мазилин урамы, 13 һәм 19 йортларның фасадын җылыту эшләре алып барыла.

Дүрт фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт эшләре башланган. Беловка ФАПында идәннәрне ремонтлаганнар, тәрәзәләрне алмаштырганнар, су белән тәэмин итү, сү чыгару һәм электр үткәргечләре системаларын төзекләндерү буенча эшләр алып барыла, Киса медицина пунктында тәрәзәләрне алмаштырганнар, Яңа Дума ФАПында идәннәр ремонтланган, бүлмә диварларын торгызу һәм диварларны гипсокартон белән тышлау эшләре бара. Түбән Баланда сәламәтлек саклау учреждениесендә ремонт эшләре башланган.

«Юность» спорткомплексында да төзекләндерү эшләренә керешкәннәр – монда идән япмасын алмаштырачаклар һәм керү юлын ремонтлаячаклар.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2023 елда Аксубайда Золин урамы, 102 а,б, 104, 106,108, 110, 112, 114, 116, 118, 120 , 122 күпфатирлы йортларның һәм Мазилин урамы, 56, 80 күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерәчәкләр. 19-20 апрельдә йомгаклау схемаларын презентацияләү буенча халык белән җыелышлар узачак.

Бу сезонда иң зур объект – Толстой урамындагы унике фатирлы өч катлы йорт төзелешен дәвам итү. Анда фатирларны ятим балалар һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләре алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев