Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен исәпкә алу

2020 елның октябрендә чираттагы Бөтенроссия халыкны исәпкә алу үтә.

Халыкны исәпкә алуның конкрет бурычы нидә, бу кампания нәрсә өчен үткәрелә, ул ничек гамәлгә ашырылачак – әлеге һәм башка сорауларга Аксубай статистика бүлекчәсенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванованың җавап бирүен үтендек.

– Бөтенроссия халыкны исәпкә алуның төп максаты –  илебез халыкларының демографик һәм социаль-икътисади характеристикасына комплекслы бәя бирү мөмкинлеге биргән мәгълүматларны алу. Халыкны исәпкә алуны үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар  милли проектлар һәм дәүләт социаль программаларын эшләү нигезен тәшкил итәчәк, шул исәптән илнең демографик үсешен дә. Моннан тыш, исәпкә алу мәгълүматлары,  халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлау һәм, демографик факторларны исәпкә алып, социаль һәм икътисади сәясәтнең төп юнәлешләренә төзәтмәләр кертү  мөмкинлеге бирә.  

– Лидия Васильевна, исәпкә алуга әзерлек эшләре ничек бара? 

–1 августтан районда Бөтенроссия халыкны исәпкә алу-2020 не үткәрү өчен йорт адреслары исемлеген актуальләштерү башланды.  Бу эш 30 августка кадәр үткәрелә. 2020 елда узачак Бөтенроссия халыкны исәпкә алуга әзерлекнең календарь планына туры китереп,  2019 елның 1 августыннан  30 ына кадәр махсус сайлап алынган теркәүчеләр, йорт адреслары исемлеген актуальләштерү буенча эшләрне үткәрү  өчен, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе һәм торак пунктлар  территориясен йөреп чыгуны башладылар. Теркәүчеләр территорияне генә йөреп чыгалар, өйләргә һәм фатирларга кермиләр. Адреслы хуҗалык торышын (урам исемнәре  һәм өй номерлары күрсәткечләре барлыгын) тикшерү дә шулай ук теркәүчеләр бурычына керә. 

Теркәүчеләрнең Росстат биргән махсус таныклыклары бар, аны паспорт белән бергә тәкъдим итәргә кирәк. 

– Бу эш турында җентекләп сөйләгез әле.

– Аксубай муниципаль районында теркәүчегә туры килгән эш йөкләнеше нормасыннан чыгып, 18 теркәү участогы формалашкан – 30 көн эчендә 600 йортны йөреп чыгарга. Әлеге мөһим кампаниягә җәлеп ителгән теркәүчеләргә әзерлекнең башлангыч этабында һәм  аны үткәрүдә зур һәм җаваплы эшләрне үтәү йөкләнгән.  

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә һәм торак пунктлардагы йортлар адреслары исемлеген актуальләштерү һәм 2020 елда Бөтенроссия халыкны исәпкә алуны үткәрүнең оештыру планнарын  төзү – ул  Бөтенроссия исәпкә алуны үткәрүнең тулылыгын һәм сыйфатын тәэмин итү өчен мөһим булган әзерлек эшләре. Йорт адреслары исемлекләре барлык торак пунктларда да анализлана, актуальләштерү нәтиҗәләре буенча һәр йорт, һәр торак пункт буенча халык исәбе турындагы мәгълүматлар базасына төгәллекләр кертелә.  

Исемлекләрне актуальләштерү барышында алынган мәгълүматлар 2020 елда халыкны исәпкә алуны үткәрүнең оештыру планын эшләү өчен нигез булып тора. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә һәм торак  пунктларда йорт адреслары өйләргә кереп йөреп актуальләштерелә. Теркәүчеләрнең эш нәтиҗәләре һәм шулай ук яшәү һәм тору урыны буенча торак биналарда яшәүче һәм теркәлүче  затлар исәбе турындагы административ мәгълүматларны исәпкә алып, картографик материалга һәм Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек, аны үткәрү һәм йомгак ясауның автоматлаштырылган системасына йортларның адреслы исемлегенә төгәллекләр кертелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев