Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән

Хезмәт ветераны, герой-ана Хәнифә Мәхмүт кызы Кәримовага 90 яшь тулды.

Хәнифә Яңа Ибрай авылында дөньяга килә. Ун яше тулыр-тулмас каты авырудан әнисе вафат була. Әтисе балалы хатынга өйләнә.  Хәнифәгә бик авырга туры килә – хуҗалык эшләре дә, бала карау да аңа йөкләнә.

– Үги әни белән узган көннәрне язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел, биш китапка да сыймас иде, – ди әби.
Унике яшеннән колхозда бил бөгә башлый.

Тракторлар өчен  шакмак әзерләргә йөргәннәр. Фермага чиләк-көянтә белән су ташулар, утын кисүләр – берсе дә калмаган. Көнне төнгә ялгап хезмәт куйганнар.

Сугыш башлана. 

– Ул вакытларда тагын да авыр булды, ачлы-туклы яшәдек, барысын да кичерергә туры килде, үзәкләргә үтте. Ул вакыттагы тормышны үз башыннан кичергән кеше генә аңлый, – дип яшьле күзләрен сөртте юбиляр.

1948 елда торф чыгару эшләренә җибәрәләр. Биш ел буена иртә яздан караңгы көзгәчә сазлыкта  бил турайтмый хезмәт куялар алар. Аякта чабата, салкын.
– Нурлатка салкын товар вагоннарында кайтабыз, ә авылга кадәр җәяү атлыйбыз. Ул вакытта кичергән суыклар үзенекен итте – аякларның авыртуына түзәрлек түгел, – ди Хәнифә әби.

1953 елда авылдашы Исхакка кияүгә чыга. Ул балта остасы була. Кәримовлар алты кызга гомер бирәләр. Бер-берсен ярты сүздән аңлап, тату яшиләр. Балаларын тәрбияләшергә башта кайнанасы булышса, аннан соң  кызлары үзләре бер-берсен карашалар.

Кәримовлар балаларын хезмәткә өйрәтеп үстерәләр. Бишенче сыйныфтан соң кызлар колхоз кырында, ындыр табагында, яфраказык хәзерләүдә эшлиләр. Тормыш иптәше 69 яшендә дөнья куя. Хәнифә әбинең 15 оныгы, 16 оныкчыгы бар, күптән түгел генә унынчы оныгы өйләнгән. Хәнифә әби туйда кадерле кунак булган.

Туган көнендә Хәнифә Мәхмүтовнаны котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин килде.
– Чын күңелемнән сезгә сәламәтлек телим, балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә тагын күп еллар яшәргә язсын. Сез моңа сугыш һәм сугыштан соңгы елларда көнне-төнгә ялгап куйган фидакарь хезмәтегез белән лаек, – дигән теләкләрен җиткерде хакимият вәкиле.

Ул Россия Президенты Владимир Путинның өлкән буын кешеләренә юлланган хатын укыды, чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырды. Котлауларга Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров һәм  юбилярның якыннары да кушылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев