Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Тормыш тамчысы»: аксубайлылар Беслан мәктәбендә фаҗига корбаннарын искә алдылар

Аксубай яшьләре Беслан мәктәбендә һәлак булган балаларны искә алдылар

“Нежность” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә «Фаҗига кабатланырга тиеш түгел» дигән хәтер сәгате узды. 

Бүлекчә белгечләре көндез килеп ял итүче социаль хезмәтләр алучыларга Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында һәм терроризмның нәрсә икәнен аңлаттылар. Хәтер сәгатендә балалар теракт янаулары шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, хуҗасыз предметлар табылса, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белделәр. 

Балалар игътибар белән тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. 

– Җинаятьчеләрнең милләте юк, иманы юк – алар явыз, куркыныч кешеләр, – дигән нәтиҗәгә килделәр әңгәмәдә катнашучылар. – Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек кирәк. 

Соңыннан яшьләр һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Фото: “Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев