Без Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов белән Аксубай муниципаль районында тормышка ашырылган барлык төр программалар буенча торак бүлеп бирү һәм исәпкә кую барышында коррупцион хокук бозуларны кисәтүгә бәйле эшләрне оештыру турында әңгәмә корабыз.
– Илдар Ирек улы, нинди торак программалары гамәлдә һәм алар кайсы категория гражданнарга кагыла?
– Татарстан территориясендәге кебек, безнең районда да торак шартларын яхшыртуны үз эченә алган күп кенә программалар гамәлдә. Шуларның һәркайсын барлап чыгыйк.
“Авыл хуҗалыгы территорияләрен ныклы үстерү“ 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын җайга салу Дәүләт программасы нигездә агросәнәгать комплексында яки социаль тармакта эшләүче яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә яраклашкан.
Чиратта 120 гаилә тора, шул исәптән 56 сы – яшь гаилә һәм яшь белгеч. Быел әлеге программага нигезләнеп 6 гаилә, шул исәптән 4 яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидия алды, субсидия суммасы 6,7 миллион сум тәшкил итте. Субсидия, гаиләнең бер әгъзасына тиеш булган квадрат метрдан чыгып, торак бина сатып алу яки торак йорт төзү өчен бирелә.
Россия Федерациясе Президентының “1941-1945 нче еллар Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында“гы Боерыгы кысаларында торакка мохтаҗ булган барлык Бөек Ватан сугышы ветераннары да торак белән тәэмин ителгән, районда әлеге мәсьәлә тулысынча көн кадагыннан алынган.
Быел ике сугыш ветераны толы торак бина сатып алуга субсидия алды. Социаль түләү 2,7 миллион сум тәшкил итте.
“Ветераннар турында“гы Федераль Канунны үтәү кысаларында 2018 елда Әфганстанда хәрби бәрелешләрдә катнашкан бер ветеран торак бина сатып алу өчен 672,8 мең сум күләмендә субсидия алды.
“Россия Федерациясендә инвалидларны торак белән тәэмин итү турында“гы Федераль Канунны гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән программа буенча 25 кеше чиратта тора. 2017 елда федераль бюджет хисабына 4 инвалид торак белән тәэмин ителде.
Ятим балалар һәм ата- ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар һәм шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган затлар махсус торак фондыннан торак биналар белән тәэмин итүгә мохтаҗ. 74 ятим бала торак алуга чиратта тора, 25 е уку биналарын тәмамлау турында диплом алган ятим-балалар.
2017 елда ятим-балалар арасыннан 15 зат махсус торак фондыннан торак биналар белән тәэмин ителде, шуларның 9 ы шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Шоссе урамында урнашкан, социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән 24 фатирлы яңа йортка күчте.
2018 елда ятим балаларга махсус торак фондыннан Азнакай һәм Чистай районнарыннан торак биналар тәкъдим ителде. Ел азагына кадәр ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе тулысынча хәл ителер дип уйлыйм.
Тагын бер категория – ул күп балалы гаиләләр. Бу биш һәм аннан күбрәк балалары булган, әти-әниләре белән бергә яшәүче һәм үз гаиләләре булмаган, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләр. Әлеге программа буенча 22 гаилә чиратта тора, 2017 елда күп балалы өч гаилә торак алуга сертификатлар алдылар, 2019 елда торак алу чиратында өч гаилә тора.
– Димәк, һәр категориянең үз чираты...
– Бик дөрес. Һәм чират кына да түгел, шулай ук программаны финанслау чыганагы да. Әйтик, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби бәрелешләрдә катнашучыларга, инвалидларга торакка субсидияне Федераль бюджет ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша бүлеп бирә.
“Авыл территорияләрен ныклы үстерү“ программасы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша субсидияләштерелә. Күп балалы гаиләләргә торак сертификатлары Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аша бүленеп бирелә.
Ятим балалар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы аша торак белән тәэмин ителә. Һәм, әлбәттә инде, программада катнашу өчен торакка мохтаҗлыкны, конкрет торак мәйданда яшәүчеләрнең керемнәрен дәлилләгән документлар җыелмасын, гаилә составын тәкъдим итәргә һәм шулай ук чиратны раслау өчен һәр елны кабат теркәлү үтәргә кирәк. Барлык сораулар буенча да 2-93-23 телефоны буенча шалтыратырга була.
Нет комментариев