Торак инспекциясе Аксубайда 2025 елгы Капиталь ремонт программасына кертелгән күпфатирлы йортларны тикшерде
Аксубай районында 2025 елда күп фатирлы өч йорт төзекләндереләчәк.
Кыска вакытлы ремонт программасына Золин урамындагы 32нче, 83нче һәм 98нче өч ике катлы йорт кертелгән. Золин урамындагы 32нче һәм 98че йортларда фасад җылытылачак һәм су кою торбалары алыштырылачак, 83нче йортта түбә төзәтеләчәк, дип планлаштырыла.
– Күпфатирлы йортларны ремонтлау Татарстанда, шул исәптән Аксубай районында да, бюджет инвестицияләре һәм халыкның үз кертемнәре хисабына алып барыла. Татарстанда капиталь ремонт буенча төбәк операторы булып ТКХ фонды тора. Һәр ай саен фатир хуҗалары квадрат метр өчен 7 сум 70 тиен акча түли. Бер йортта яшәүчеләр капиталь ремонтка үзләре генә акча туплый алмый. Бу акчалар гомуми янчыкка җыела: бер елны бер торак йортны, киләсе елда икенче йортны төзекләндерәләр, – дип аңлатты Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары – Чистай районара торак инспекциясе җитәкчесе Ирина Иванова.
Чистай районара Торак инспекциясе һәм Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең идарәче компаниясе капремонт программасына керәчәк йортларны техник халәткә тикшерде.

Карауны 98нче йорттан башладылар – бу йортның фасад өлешендә хәтта коралланмаган күз белән дә ярыклар күрергә мөмкин.

– Бу йортта 2019 елдан бирле яшим, минем фатир беренче катта. Фатирда җылы дип әйтеп булмый, бигрәк тә бу җилле көннәрдә нык сизелә. Обойлар карала, үзләреннән-үзләре куба, – дип сөйләде бу йортта яшәүче хатын, үзен Лида дип таныштырып. – Йортны җылытасы иде.

–Чыннан да, өйдә һава үткәрү мөмкинлеге зур, җылылык изоляциясе тәэмин ителмәгән. Фасадны җылыту – ким дигәндә өстәмә ун сантиметр, димәк, откостларны, су кою торбаларын алыштырырга кирәк, – диде торак инспекциясе консультанты Равил Гафиятуллин.
–Факт буенча биредә подъезд тәрәзәләрен, ишеген, кәрниз өлешен алыштырачакбыз, гәрчә ул түбәгә караса да, газ торбасын дивардан ераграк чыгарачакбыз. Әгәр дә аны эчтә калдырсаң, җылылык контурлары өзелә һәм җылытуның мәгънәсе югала, – дип нәтиҗә ясады идарәче компания директоры Иван Семенов.
2025 елда капиталь ремонт узарга тиешле икенче йорт беренчесеннән юл аша гына урнашкан. 83нче йортта – иске түбәне сүтәләр һәм яңасын эшләячәкләр.

Тикшерү 32нче йортта тәмамланды. Золин урамындагы бу йорт баштан ук начар җылылык сыйфатларына ия булган силикат кирпечтән төзелгән. Идарә компаниясе директоры йортта яшәүчеләрнең фатирларда җил йөри, дәгъваларын белдерде. Моны бу йортта яшәүче кыз да раслады.
–Бик салкын. Икенче катта түзәрлек әле, ә бездә – беренче катта, нык салкын, – дип белдерде әңгәмәдәш.

Торак инспекциясе вәкилләре тикшерү вакытында кирәкле эш төрләренә генә түгел, шулай ук отмосткаларга, керү төркемнәренә дә игътибар иттеләр. Аларның бер генә детальне дә игътибарсыз калдырмавы һәм дефектлы ведомостьларны төзегәндә барысын да исәпкә алу белән кызыксынулары күренеп тора иде. Ремонтланган йортларда җылы, яшәү өчен уңайлы булсын өчен.

Ирина Иванова сүзләренә караганда, 2025 елда капремонт Аксубай районында сатулар узу белән үк старт алачак һәм подрядчылар белән килешүләр төзеләчәк.
Татарстанда күпфатирлы торак йортларны ремонтлау программасы 2008 елда старт алды. Шул вакыт эчендә Аксубай районында гомуми суммасы 169 миллион 14 мең сумнан артык тәшкил иткән 60 күпкатлы йорт ремонтланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев