Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тол ирнең дүрт улына әниләрен алыштырган

Иске Савруш авылыннан хезмәт ветераны Мария Федоровага 90 яшь тулды

Ветеранның язмышы җиңел булмый. Әле бала чагында ук гаиләдә фаҗига була: авыл советында эшләгән коммунист әтиләрен хакимияткә каршы җинаять эшләүдә гаеплиләр һәм төрмәгән озаталар, ул аннан әйләнеп кайтмый. Хатыны ике улын һәм кызы Марияне ялгызы үстерә.

Мария Михайловнага бик күп авырлыкларны кичерергә туры килә. Бик яшьли колхозда эшли башлый. Буй җиткәч, Иляшкино авылы егетенә кияүгә чыга. Гаиләдә кыз бала дөньяга килә. Әмма гаилә бәхете озакка бармый – ире бик иртә мәрхүм була. Икенче тапкыр Иске Савруш авылында гаилә кора – тол ирнең дүрт улына әниләрен алыштыра. Аның кызы һәм иренең уллары бер түбә астында якын туганнар булып үсәләр.

Соңгы елларда Мария Михайловна кызы Лариса гаиләсендә, барлык уңайлыклары булган шартларда кайгырту, ярату, игътибар тоеп яши. Әбекәйнең күркәм бәйрәменә балалары һәм оныклары җыелды. Алар яраткан кешеләрен истәлекле туган көне белән тәбрикләделәр, кайгыртуы һәм йөрәк җылысы өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Район җитәкчелеге исеменнән Мария Федорованы 90 яшьлек юбилее белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов җылы котлады.

– Сезнең буын – нык ихтыярлы һәм фидакарь хезмәт куйган кешеләр, – диде ул. – Тормыш авырлыкларына карамастан, сез, киләчәк буын матур тормышта яшәсен өчен, үзегезне аямыйча, көнне-төнгә ялгап хезмәт куйгансыз, – диде ул. – Моның өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезне ихластан юбилеегыз белән котлыйм, сәламәтлек, саекмас энергия һәм гаиләгез әйләнәсендә бәхет телим.

Ул хезмәт ветеранына район башлыгының котлау юлламасын ирештерде, чәчәк бәйләме бүләк итте. Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин Мария Федорованы җылы котлады, бүләк тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев