ТИН укытучыларының август киңәшмәсендә Ватанны саклау һәм тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытуда мөһим үзгәрешләр турында хәбәр иттеләр
Соңгы яңалыклар

ТИН укытучыларының август киңәшмәсендә Ватанны саклау һәм тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытуда мөһим үзгәрешләр турында хәбәр иттеләр

Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Алексей Никитин «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәнен укыту үзенчәлекләренә җентекләп тукталды.

1 сентябрьдән фән шулай аталачак. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, бу уңайдан бүгенге көнгә 21 укытучы яңадан әзерлек уза. Үзгәрешләр турында Президент имзалаган «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы закон проектында әйтелә.

Курс буенча яңа дәреслеккә башлангыч хәрби әзерлек модуле кертелгән, анда строевой әзерлек, гомуми гаскәр сугышында хәрәкәт итү, пехота коралы белән эш итү, шулай ук сугыш кырындагы гамәлләрдә беренче ярдәм күрсәтүне үз эченә алган ппраграфлар бар.

Алексей Никитин үз чыгышында дәреслектә шулай ук 10-11 сыйныф укучылары өйрәнә башлаячак БПЛАга каршы көрәш методлары, дроннар ярдәмендә җирлекне разведкалау, шулай ук сугыш кырында пилотсыз очкычлар куллану бүлекләренең дә барлыгы турында хәбәр итте.

Районның Гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы белгече Людмила Савельева Гражданнар оборонасының “Барысына да игътибар!” сигналын алганда мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең эш алгоритмын бәян итте.

Педагоглар курс бүлекләрен укытудагы кайбер кыенлыклар турында фикер алышканда хезмәттәшләре белән тупланган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.


Нет комментариев