Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Әти-әниләрнең яраткан китапларын уку кызыклы

Урмандеево авыл китапханәсендә “Әниләребез укыган, әтиләребез укыган – хәзер без укыйбыз” дигән акция старт алды.

Урмандеево башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучылары әти-әниләренә бала чакта нинди китаплар укуларын сорап мөрәҗәгать иттеләр. Яраткан китаплары турында үз фикерләре белән уртаклашуларын сорадылар.

Әти-әниләрнең күбесе рус әдәбияты классиклары Толстой, Пушкин, Достоевский, Чеховны укыган. Алар шулай ук Богомолов, Быков, Симонов, Гайдар кебек авторларның сугыш турындагы әсәрләрен һәм чуаш язучылары Алендей, Агаковның китапларын да зур кызыксыну белән укулары турында сөйләделәр.

Ата-аналар укучыларга совет чорындагы барлык балалар яратып укыган Носовның «Незнайка на луне», Марк Твенның «Приключения Тома Сойера», Медведевның «Баранкин, будь человеком!» һәм башка авторларның әсәрләрен укырга киңәш иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев