Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Террорчылыкка каршы комиссиядә психологик куркыныч төркемнәре турында фикер алыштылар

Районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында райондагы криминаль, миграция вәзгыяте һәм риск төркемендәге яшүсмерләр белән эш буенча фикер алыштылар.

Ул район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина катнашында узды. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев район территориясендә миграция торышы турында сөйләде. Методист, мәгариф бүлеге педагог-психологы Сергей Чиверикин мәгариф оешмаларында белем бирү тирәлегенең иминлеген һәм укучыларның деструктив тәртибен күзәтү нәтиҗәләре буенча ачыкланган психологик куркыныч төркемнәре белән үткәрелә торган профилактик эшләр турында сөйләде.

Яңа Ибрай һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлекләре башлыклары ведомствога буйсынучы территорияләрдә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшләренең ничек алып барылуы турында сөйләделәр.

Район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова комиссия әгъзаларын ТР Террорчылыкка каршы комиссиясе аппаратының эшенә күзәтү белән таныштырды.

– Һәркем җаваплылык турында онытмаска тиеш. Яшүсмерләргә һәм аларның мәшгульлегенә, мәктәп укучыларын һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә игътибар бирергә кирәк. Бу юнәлештә профилактик эш алып барыла, әмма анда барлык органнар һәм структуралар җәлеп ителергә тиеш, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев