Терлекчелек серләренә әнисеннән өйрәнгән
Соңгы яңалыклар

Терлекчелек серләренә әнисеннән өйрәнгән

«Молоко» ҖЧҖнең «Октябрь» бүлеге товарлыклысөтчелек фермасында Татьяна Сулбаева егерме елдан артык уңышлы хезмәт куя.

Бу көннәрдә монда ун тоннадан артык сөт савалар. Бу – бу узган елның март ае күрсәткече белән чагыштырганда 4 тонна 400 килограммга күбрәк (узган ел дәрәҗәсенә карата 177 процент). Югары савым алуга, соңгы елларда үткәрелгән терлекчелек объектын модернизацияләү ярдәм итә. Биредә зур ремонт ясалды. Яңа сөт корпуслары, саву залы куллануга тапшырылган, алар заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Терлекчеләр коллективы, югары һөнәри осталык күрсәтеп, тулы көченә эшли.

Иң тәҗрибәле терлекчеләр арасында – Татьяна Сулбаева. Ул фермага эшкә әнисе үрнәгендә килгән. Һөнәр серләрен әнисеннән үзләштергән һәм еллар узгач үзе дә оста савымчыга әверелә.

Татьяна Сулбаева бозаулату бүлегендә эшли. Аның турыдан-туры вазыйфасына таналарны савуга өйрәтү керә. Бу – хайваннарга аерым якын килүне таләп итә торган үзенә күрә дрессировка. Савымчының барысы да яхшы килеп чыга, аның өйрәнчекләре билгеле бер вакыттан соң сөт терлекләре арасына керә һәм продукция бирә башлыйлар.


Нет комментариев