Терлек азыгын әзерләр вакыт җитә
Махсус комиссия районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җаваплы этапка әзерлеген бәяләде.
Аның составына керделәр: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирек Әхмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы әйдәүче белгече Вячеслав Трушев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Дәүләт техника күзәтчелегенең бүлек җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов.
Хуҗалыкларны йөреп чыкканда комиссия азык җыю комбайннарының һәм азык әзерләү техникасының торышына, шулай ук хезмәтне саклау, янгын һәм техник куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә игътибар итте.
Белгечләр район кырларында һәм фермаларында булдылар, техниканы һәм азык ишегалларын карадылар, азык әзерләүчеләр белән аралаштылар. Шулай ук Ильяс Сөләймановның фермер хуҗалыгында булдылар — монда сезонга барысы да әзер. Фермер техника паркын яңа машиналар белән тулыландырган. Россельхозүзәкнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов комиссиягә азык культуралары үрнәкләрен тәкъдим итте, аларның торышын һәм әзерлек фазасын бәяләде. Аның сүзләренә караганда, ике атнадан кәҗә үләнен һәм люцернаны җыюга керешергә була. Әлегә үсемлекләр үсештә. Бүгенге көндә техниканың бер өлеше чәчү эшләрен башкара, алар тәмамлангач терлек азыгы әзерләүгә керешәчәкләр.
Комиссия район авыл хуҗалыгы оешмаларының терлек азыгы әзерләүгә әзерлеген югары бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев