Сөнчәле мәктәбендә «Туган тел – әткәм, әнкәм теле» дип исемләнгән әдәби кичә узды.
Чара район белем бирү учреждениеләренең чуаш теле һәм әдәбияты укытучыларын, иҗади зыялыларны, иҗтимагый хәрәкәтләр вәкилләрен бер мәйданчыкта җыйды. Төп тема – чуаш халкының телен һәм мәдәниятен саклап калу.
Кунаклар өчен мәктәп буйлап сәяхәт оештырылды. Педагоглар һәм чакырылган кунаклар милли стильдә бизәлгән коридорларны һәм уку кабинетларын кызыксынып карадылар. Алар хәтта компьютерда яңа уку программасын үзләштерүче укучылар ролендә дә булдылар. Мәктәпнең милли мәдәният, Бөек Ватан сугышы, авыл тарихы турындагы материаллар тупланган тарих почмагы игътибарны җәлеп итте.
Актлар залында кунакларны ипи-тоз, чуаш җырлары белән каршы алдылар. Башкаручылар – мәктәп укучылары. Алар бию композициясе белән дә сөендерделәр. Чуаш җырын башкарган Лидия Нураеваның гадәти булмаган тавышы катнашучылар өчен күңелле бүләк булды. Укытучылар башкаруында яңгыраган мәктәп гимнын аягүрә тыңладылар. Концерт программасы тыңлаучыларны уңай аралашуга, теманы тирән фикерләүгә рухландырды.
Җыелучыларга сәламләү сүзләре белән чуаш язучылары берлеге әгъзасы, Сөнчәле авылында туып-үскән Иван Павлов (Актай) мөрәҗәгать итте. Ул үзенең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Аудитория җыентыктан автор шигырьләрен тыңлады, һәр гыйбарәгә, шигъри юлга игътибар итте. Язучы үз чыгышында туган тел проблемасын күтәрде.
– Яшь буынның туган телне кадерләве һәм аны үстерүе безнең һәрберебезгә бәйле, – диде ул. – Без аларда милли мираска карата мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.
Педагогика ветераны Евгений Мадуров якташ-әдәбиятчы Иван Павловның «Сӗнчепе Ҫарӑмсан хушшинче» дигән китабын тәкъдир итеп, әсәрләрнең иң якты мизгелләренә тукталды. Ул шулай ук авторның Сөнчәле авылында яшәгән еллары турындагы хатирәләре белән дә уртаклашты. Район ЧНК оешмасы рәисе Роза Чентаева үз чыгышында милли белем һәм тәрбия бирүдә Сөнчәле мәктәбенең үрнәк була алуын билгеләп үтте.
– Чуаш халкы беркайчан да юкка чыкмаячак, – диде ул. – Әмма телгә куркыныч бар. Күп кенә чуашларның оныклары туган телне белмиләр. Шуңа күрә, аны саклау проблемасына зур җитдилек белән карар вакыт җитте.
Очрашуда катнашучылар туган тел, аны саклау һәм үстерү проблемалары турында сөйләштеләр. Туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәтне кечкенәдән үк сеңдерергә кирәк, дип ассызыкладылар. Аның байлыгы, үзенчәлеге чуаш әдәбияты классикларының гына түгел, шулай ук Иван Павлов кебек җирле талантларның әсәрләре белән танышуда да чагыла.
Әдәби кичәдә чуаш теле һәм әдәбияты укытучыларының туган телне саклау һәм үстерүгә максат тотып эшләүләре билгеләп үтелде. Эштә җирле авторларның әсәрләрен куллану горизонтларны киңәйтү, туган телдә язылган хикәяләр мисалында балалар алдында чуаш теленең матурлыгын ачу мөмкинлеге бирә. Бу педагоглар өчен үзенчәлекле юнәлеш. Аларның телне һәм әдәбиятны укытуга иҗади якын килүләре милли мираска кызыксыну, мәхәббәт уятырга сәләтле.
Әдәби кичәгә йомгак ясап, мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Зөлфирә Ислямова мәктәп директоры Яков Крюков җитәкчелегендәге команда барысын да югары дәрәҗәдә башкарды, дип билгеләп үтте.
– Монда бар да туган һәм кадерле тел турында барды, – дип ассызыклады ул. – Бу мәктәпнең уртаклашыр тәҗрибәсе бар. Очрашуны бары тик “биш”кә генә бәяләргә була! Катнашучылар үзләре өчен киләчәктә балалар белән эшләүдә бик күп кызыклы һәм мөһим мәгълүматлар алдылар.
Бу очрашу истәлеге итеп сөнчәлеләр һәр катнашучыга кулдан ясалган милли киемдәге курчаклар бүләк иттеләр, Иван Павлов үзенең китапларын өләште.
Нет комментариев