Техниканың әзерлеге югары бәяләнде
Районда авыл хуҗалыгы техникасын 2021 елның язгы кыр эшләренә әзерләү буенча смотр-конкурс үтте.
Районда техникаларны кабул итү буенча ике төркем эшләде. Комиссияне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов җитәкләде. Аның эшендә район башлыгы Камил Гилманов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, «Әлмәт САС» ФГБУ агрохимигы Равил Гыймалетдинов, Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, ТР Россельхозцентр бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов, КДАУның инженер дисциплиналары кафедрасы мөдире Геннадий Пикмуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов, игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин катнашты.
Тикшерүчеләр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен йөреп чыктылар, техниканы кыр эшләренә әзерләү буенча эшләрнең торышы белән таныштылар.
Комиссия бәяләгәндә, беренче чиратта, язгы кампания башланыр алдыннан басуга чыгарга тиешле авыл хуҗалыгы техникасының һәм тракторларның, авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышына, коллективларда хезмәтне саклауны оештыру, күчмә ремонт бригадаларын оештыру, минераль ашламалар белән тәэмин итү, барлык технологик процессларны үтәү, орлык материалының әзерлеге, чәчү нормаларын үтәү, орлык салу тирәнлеге, игенчелек культурасын арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
Комиссия әгъзаларын беренче булып «Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалында каршы алдылар. Барлык агротехника да авылга керү юлында тупланган. Җайга салынган, “хәрби әзерлеккә” китерелгән тракторлар, машиналар һәм агрегатлар куәтле булулары белән таң калдырды. Механизаторлар яңа махсус киемнәр белән тәэмин ителгән. Комиссиягә кисәтү белдерү өчен нигез булмады. Җитәкчеләр язгы кыр эшләре кампаниясендә катнашучыларга иң яхшы теләкләрен белдерделәр. Илдус Габдрахманов игенчеләр белән әңгәмә корганда эш вакытында барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә чакырды, иң мөһиме – уракта катнашучыларның сәламәтлеге һәм гомере, дип билгеләп үтте.
Шундый ук авыл хуҗалыгы техникалары парадын «Волга-Селект» ҖЧҖдә дә оештырдылар. Заманча тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары, төрле модификациядәге туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларының төгәл сафлары хәтта иң таләпчән тикшерүчеләрне дә сораусыз калдырмас иде. «Раздолье» ҖЧҖдә дә шундый ук хәл. Бирегә яңа техника кайткан – куәтле тракторлар, туфрак эшкәртү агрегатлары, чәчкечләр. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең техник паркының шактый өлешен дистәләрчә ел хезмәт иткән тракторлар тәшкил итә, алар ышанычлы ремонтланган. Илдус Габдрахманов техникаларның әзерлегенә югары бәя бирде.
– Алдан фаразлаулар буенча май аенда коры һава торышы көтелә, – дип мөрәҗәгать итте ул механизаторларга. – Шуңа күрә туфракта дым булганда бөтен көчне чәчү эшләрен кыска срокларда башкарып чыгу өчен тупларга кирәк.
– Безнең игенчеләр үз бурычларын яхшы беләләр, – дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. – Чәчү эшләрен лаеклы башкарырлар дип ышанам.
Бу көнне кабул итү комиссиясе шулай ук Никитин КФХда, «Актай» АПКда, «Аксубай АФ»да, «Аксу Агро» АФның үзәк биләмәсендә эшләде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Аксу Агро» ҖЧҖгә, «Волга-Селект» һәм «Раздолье» ҖЧҖгә – I урын, Никитин КФХсы һәм «Актай» АПКсына II урын бирелде.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев