Бүген кайбер матбугат чараларында ике яшьлек баланың Түбән Камадагы «Гаилә» шәһәр паркында җыелып торган суга егылудан аяклары пешкән дигән мәгълүмат чыкты.
«Татар-информ»га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә Түбән Каманың балалар шәһәр хастаханәсенә беренче һәм икенче дәрәҗәдә химик пешү билгеләре булган пациент килүен расладылар.
Фото: © Валентин Кулагин / «Татар-информ»
«Хәзерге вакытта ул балалар хирургларының күзәтүе астында, хәле тотрыклы», – дип ачыклык керттеләр агентлык белән әңгәмәдә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Медицина белгечләренә баланың мондый химик җәрәхәтләрне кайдан алуы билгеле түгел.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев