Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанның өч проекты Россиядә иң яхшылар йөзлегенә керде

«УРАМ» экстрим-паркы, Тәтеш районындагы баскыч һәм 175нче мәктәп ремонты 2020-2023 еллар альманахындагы Россиянең иң яхшы йөз проекты исемлегенә керде.

Бу хакта Татарстан иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасының Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Иң яхшыларның берсе - Тәтештә гамәлгә ашырылган «Тарихка 320 баскыч: Троицкая буйлап» проекты. Аның ярдәмендә пристаньны һәм Ленин урамын тоташтыра алдылар.

Икенчесе - «УРАМ» экстрим-паркының ябык комплексы. 7,9 мең кв. метрлы мәйданда бик күп биналар урнашкан, шулай ук BMX-фристайл өчен фанера диңгезе, скейтбординг өчен бетон боул һәм башка бик күп нәрсәләр.

Альманахта, Татарстанның өченче проекты буларак, 175 нче гимназияне ремонтлау тора. Аның нибары 100 көндә эшләп чыкканнар. Аны үзгәртеп кору вакытында психологларның киңәшләре һәм халыкара тәҗрибәләр исәпкә алынган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев