Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанның мәктәп урманчылыклары слетында Аксубай районы командасы көмеш медаль яулады

22-24 июль көннәрендә Кукмара районының Лубян авылындагы Лубян урман-техник колледжы базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IX «#Урман.Хәтер.Бердәмлек» слеты узды.

Масштаблы чарада республиканың төрле почмакларыннан 31 команда катнашты. Аксубай районыннан слетта Аксубайның 2 нче мәктәбеннән «Урман патруле» командасы лаеклы чыгыш ясады.

Укучылар «Яшь урманчылар» конкурсында катнаштылар, анда ботаникадан һәм урман торгызудан алып урман янгыннарын сүндерүгә һәм беренче ярдәм күрсәтүгә кадәр тугыз юнәлеш буенча сынаулар үттеләр. Балалар шулай ук дебатларда, спорт эстафеталарында һәм иҗади мастер-классларда катнаштылар. Барлык этаплар йомгаклары буенча Аксубай районы командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.

Аерым катнашучылар да игътибарга лаек булдылар. Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Надежда Панюкова күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының Рәхмәтенә лаек булды. Укучы Нурия Даутова «Урман трибунасы (дебатлар)» конкурс процедурасында – икенче, ә Зәлинә Билалова һәм Ксения Новичкова спорт эстафетасында өченче урынны яуладылар.

Фото район сайтыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев