Татарстанның кадрларга зур кытлык кичерә торган 5 тармагын атадылар
Җәйге чорда Татарстанда җитештерү, төзелеш һәм күчемсез милек, фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау тармаклары эшче кадрларга аеруча зур кытлык кичерә.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Җитештерү тармагында (7,2 мең эш урыны исәпләнә) кадрларга ихтыяҗ аеруча зур. Төзелеш һәм күчемсез милек өлкәсендә – 3,1 мең, мәгариф һәм фән өлкәсендә – 1,8 мең, сәламәтлек саклау тармагында – шулай ук 1,8 мең, транспорт өлкәсендә 1,5 мең эш урыны бар», - дип искәрттеләр ведомствода.
Моннан тыш, сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә 1,1 мең вакансия исәпләнә. Азык-төлек сәнәгате, консалтинг һ.б. тармакларда да кадрларга кытлык күзәтелә.
Быелгы җәйдә Татарстанда эш бирүчеләр машина йөртүчеләргә аена – 33,7 мең, инженерларга – 37,8 мең, табибларга – 36,4 мең, аш пешерүчеләргә 25,3 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итә. Электр белән эретеп ябыштыручыларның исә уртача айлык хезмәт хакы – 41,7 мең, кондукторларның 30 мең сумнан артып китсә, кухня эшчеләренә аена 21,7 мең сум гына вәгъдә итәләр.
Кайбер эш бирүчеләр социаль пакет сыйфатында туклануны компенсацияләү, вахта алымы белән эшкә китерү яки юл хакын компенсацияләүне, өстәмә медицина иминиятен, карьера баскычы буйлап югары күтәрелү мөмкинлеген һәм социаль чаралар тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев