Соңгы яңалыклар

Татарстанның сәламәтлек саклау системасы Донбасстан күченүчеләргә ярдәм күрсәтәчәк

Аларны ашыгыч ярдәм бригадалары каршы алачак.

Татарстанның сәламәтлек саклау системасы Донецк һәм Луганск халык республикаларынан күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләргә бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтүгә әзер.

Килү белән гражданнарны ашыгыч ярдәм бригадалары каршы алачак, шулай ук коронавирус йогышын ачыклауга экспресс-тест оештырылачак. Бу турыда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аларны Татарстанның «Санта», «Жилбытсервис», «Кварт», «Васильевский», «Ливадия», «Жемчужина» шифаханәләрендә урнаштырачаклар, табибларның тәүлек әйләнәсе кизү торуларын оештыру планлаштырыла.

Ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәмен республиканың әйдәүче дәвалау оешмалары: РКХ, БРКХ, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе, Яр Чаллының АМЯХ һәм башкалар тәэмин итәчәк.

Шулай ук республикада килүче гражданнарга вакцинация һәм ревакция үткәрү өчен коронавирус инфекциясеннән кирәкле вакциналар запасы бар. Процедуралар яшәү урыннарында башкарыла.

Covid-19 расланган очракта, гражданнар вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләргә урнаштырала.

Балалар сәламәтлеген өстенлекле контрольдә тоту да аерым игътибар үзәгендә. Республиканың педиатрия хезмәте шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикаларынан күченеп килергә мәҗбүр булган балаларга ярдәм күрсәтүгә көчәйтелгән режимда әзерләнә.

Медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруны шәхсән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков контрольдә тота, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев