«Быел агросәнәгать продукциясе экспортын 330 млн долларга җиткерү бурычы тора, без аны үтәүне ниятлибез», — дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
2021 елда Татарстанның хәләл продукциясе экспорты, 2020 ел белән чагыштырганда, ике тапкыр арткан.
ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров узган елда республикадан экспортка 5 млн доллар күләмендә хәләл продукция чыгарылганын әйтте.
Министр былтыр экспортка чыгарылган агросәнәгать комплексы продукциясе 271,6 млн доллар тәшкил иткәнен әйтте. Башта ул илкүләм проект буенча 320 млн доллар булыр дип планлаштырылган, тик ашлык һәм май культураларының тулай җыемы кимегәнлектән, агросәнәгать продукциясенең экспорт күләме кимегән.
«Май продукциясе экспортына 1 сентябрьдән көнбагыш маена кергән пошлина кертелү дә комачаулады», — дип искәртте Марат Җәббаров.
«Быел агросәнәгать продукциясе экспортын 330 млн долларга җиткерү бурычы тора, без аны үтәүне ниятлибез», — дип белдерде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев