Татарстанның Хезмәт министрлыгы: ДНР һәм ЛНРдан күчеп кайтучыларга ярдәм күрсәтеләчәк
Татарстан ДНР һәм ЛНР гражданнарына эш урыннары тәкъдим итәргә әзер.
Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан Россиягә күченеп кайтучы гражданнарга Татарстанда барлык тиешле ярдәм чаралары да күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ДНР һәм ЛНРдан мәҗбүри күчеп кайтучыларга яшәү шартлары булдыру, аларны урнаштыру һәм түләүләрне рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча оператив киңәшмә узды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Министрлык максатчан төркемнәр — балалы хатын-кызлар, балигъ булмаганнар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләячәк, аларның социаль иминлеген тәэмин итәчәк, дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Халыкны эш белән тәэмин итү буенча урыннардагы үзәкләр һәм социаль яклау бүлекләре белгечләре дә гражданнарга ярдәм итәргә әзер.
Татарстан ДНР һәм ЛНР гражданнарына эш урыннары тәкъдим итәргә әзер. 16 февральгә республиканың эш бирүчеләре уртача хезмәт хакы 40 мең сумны тәшкил иткән 53 меңнән артык вакансия барлыгын белдергән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев