Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанның биш районында язгы кыр эшләренә керешкәннәр

Хәзер игенчеләрнең төп бурычы - көзге культураларны тукландыру.

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Баулы, Сарман һәм Ютазы районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә керешкәннәр.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, хәзер игенчеләрнең төп бурычы — көзге культураларны тукландыру. Мәсәлән, Баулы районында барлыгы 7395 га мәйданда көзге бөртекле культураларны тукландыру үткәрелергә тиеш.

«Район кырларында авыл хуҗалыгы оешмалары көзге культураларны иртә яздан тукландыра башладылар. Ул төнге температура -1 -3 градус торганда үткәрелә. Бу процесс үсемлекләрне эретелгән ашлама белән тукландыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте Баулы районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Талипов.

Республика буенча 552,5 мең га мәйданда көзге культураларны тукландыру планлаштырыла.

Республика складларында орлыкларны инкрустацияләү эше дәвам итә. Бу эшкә Аксубай, Буа, Мөслим, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнары керешкән инде. Бүгенге көнгә 6 мең тонна орлык эшкәртелгән.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев