«Мой бизнес» үзәге һәм Татарстан Икътисад министрлыгы Яңа ел каникулларында республикадан мобилизацияләннәрнең, шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләләрнең сәләтле балалары өчен Мәскәүгә сәфәр оештыра.
Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
#мойбизнеспомогает акциясе талантлы балаларның иҗади потенциалына ярдәм итү һәм аларны алга таба үстерүгә мотивацияләү өчен каралган. Акциядә катнашырга һәм балалар хыялын тормышка ашырырга эшмәкәрләр һәм битараф булмаган гражданнар ярдәм итә ала. Алар ярдәмендә балалар Россия башкаласына барачак, аның төп истәлекле урыннарын күрәчәк һәм Кызыл мәйданда Яңа ел тамашасын караячак.
Әлегә «Мой бизнес» үзәге акциядә катнашучыларны мәдәният йортларында һәм иҗади үзәкләрдә тәрбияләнүчеләр исемлегеннән сайлап ала, гаиләләрдәге вазгыятьне дә, иҗади активлыкны да исәпкә ала. Сайлап алынган балалар оешкан төркем составында законлы вәкил белән бергә Мәскәүгә китәчәк. Алар өчен бушлай самолетта очу, яшәү һәм «Зарядье» паркында «Щелкунчик» Яңа ел балет-операсына бару каралган.
Сайлап алынган катнашучылар 22 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр Казан Кремле диварлары янында узачак «Я и есть Татарстан» үзмәшгульләрнең Яңа ел ярминкәсе сәхнәсендә үзләренең номерлары белән чыгыш ясаячак. Икътисад министрлыгы ярминкәдә төркемнең исемлеген игълан итәчәк һәм катнашучыларга тантаналы рәвештә билетлар тапшырачак.
Моннан тыш, «Я и есть Татарстан» ярминкәсе кысаларында локация эшләячәк, анда теләге булган һәркем республиканың күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләренә бүләк калдыра ала. Акция турында күбрәк мәгълүматны «Мой бизнес» үзәгенең кайнар элемтәсе 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев