Татарстанлылар нормативлар хокукый актларны тикшергән өчен 100 мең сумга дәгъва кыла ала
Быелның көзендә, 1-30 октябрьдә, Татарстанда норматив хокукый актлар һәм аларның проектларына экспертиза үткәрү буенча республика бәйгесе узачак.
Республика юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов конкурска багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«1 сентябрьгә кадәр безнең сайтта бәйге турында тулы мәгълүмат урын алачак, шуннан соң 1-30 октябрьдә анда катнашу өчен гаризалар кабул ителәчәк, ә 9 декабрьдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә җиңүче билгеләнәчәк», - диде Галимов.
Аның әйтүенчә, конкурсның төп бурычы – норматив хокукый актларны, алар гамәлгә кергәнче, коррупция күренешләре күзәтелү ихтималына тикшерү.
Бәйгедә югары белемгә ия һәм Россия, Татарстан Юстиция министрлыклары идарәсендә аккредитация алган теләсә кайсы гражданин катнаша ала. Призер экспертларга 100 мең сумга кадәр акчалата бүләк тапшырылачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев