Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанлылар ана капиталын шәхси мәктәпләр, бала караучыларга түләгәндә файдалана ала

15 августтан татарстанлылар шәхси эшкуарлар ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләр хезмәтенә түләү өчен ана капиталыннан файдалана алачак.

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте шул хакта искәртә.

«Ата-аналар ана капиталын шулай ук шәхси укытучыларда белем алучы балаларының укуына юнәлтә һәм аның акчасын шәхси эшкуар буларак эшләүче бала караучылар һәм агентлыклар күрсәтә торган хезмәтләргә тота ала. Элегрәк әлеге хезмәтләр өчен алар юридик затлар тарафыннан күрсәтелгән очракта гына түләргә мөмкин иде», - диелә хәбәрдә.

Ана капиталын физик затлар күрсәтә торган хезмәтләр өчен ике шартны үтәгән очракта юнәлдерергә мөмкин. Беренчедән, әлеге хезмәтләрне шәхси эшкуар буларак теркәлгән кешеләр тәкъдим итәргә тиеш. Икенчедән, эшкуарның белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булуы шарт. Мондый документ баланы шәхси мәктәптә укыткан яки шәхси бакчага йөрткән өчен ана капиталы акчасын юнәлткәндә генә түгел, ә укытучы белән шәхси дәресләр үткәргәндә, шулай ук бала карарга кеше яллаган очракта да кирәк.

Ата-аналар Пенсия фондына ике документ (гариза һәм шәхси эшкуар белән төзелгән килешү) тәкъдим итәргә тиеш. Документлар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә һәм ана капиталы буенча хезмәтләр күрсәтә торган күп функцияле үзәкләрдә кабул ителә.

Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы яки Пенсия фонды аша да җибәрергә мөмкин. Әмма бу очракта сертификат хуҗасына Пенсия фондына килешүнең төп нөсхәсен тапшырырга кирәк. Шәхси эшкуар сыйфатында теркәлүне һәм белем бирү эшчәнлегенә лицензия бармы-юкмы икәнлеген фонд белгечләре үзләре тикшерә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев