Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе кайтарылачак
Соңгы яңалыклар

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе кайтарылачак

Прививкаларның беренче өлеше тотылып беткән.

Татарстанда гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе кайтарылуын көтәләр. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

«Хәзер без икенче партияне көтәбез, ул бу атнада яки киләсе атна башында кайтыр дип өметләнәбез», — диде спикер.

Владимир Жаворонков әйтүенчә, беренче партия тотылып беткән, чөнки республика халкы вакцинацияне актив узган.

Министр урынбасары сүзләренчә, икенче партия кайтарылу белән, табиблар прививка кампаниясен дәвам иттерәчәк.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев