Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда «Язгы игелек атнасы» акциясе старт алды

Быел акция 18 апрельдән 1 майга кадәр узачак.

Ел саен Татарстан Республикасында социаль проблемаларны хәл итә торган, волонтерлык хәрәкәтенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе үткәрелә. 

Катнашучыларга «ВКонтакте» кушымтасының «Икенче эш» сервисындагы «Волонтерлык һәм игелекле эшләр» юнәлеше биремнәрен үтәргә кирәк. Вконтакте кушымтасында «Язгы игелек атнасы» 15-30 апрель көннәрендә «Вакыйгалар» бүлегендә ачык булачак.

Акция кысаларында ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча төрле чаралар узачак.

Барлык теләүчеләр, шулай ук, 22 майда «Идел Көне» марафоны кысаларында республика өмәсенә чакырыла. Барлык мәгълүмат «ВКонтакте» төркемендә басылып чыгачак. Өмәдә «Язгы игелек атнасы» акциясенә йомгак ясалачак һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев