Соңгы яңалыклар

Татарстанда ял көннәрендә бераз салкынайтачак

Эш көннәрендә Татарстанда көндезге сәгатьләрдә 30-31 градуска кадәр югары һава температуралары саклана.

Һава торышы тотрыксыз булачак: яңгырлар һәм яшен коры көннәр белән чиратлашачак. Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.

28 һәм 29 июльдә явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә +14..+20 һәм көндез +25..+31 градус тәшкил итәчәк.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге алдан фаразлавынча, ял көннәрендә республикага яшенле яңгырлы тотрыксыз һава торышы кайта. Көндезләрен температура +22..+27 градуска кадәр төшәчәк», – диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yal-konnarenda-beraz-salkynaita-5857832


Нет комментариев