Соңгы яңалыклар

Татарстанда урман янгыннары чыгу куркынычы югары булганга кисәтү игълан ителде

Ул 4 августка кадәр гамәлдә булачак.

Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы югары булганлыктан, шторм кисәтүе игълан ителде. Ул 28 июльдән 4 августка кадәр гамәлдә булачак. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Эссе һәм шактый коры һава торышы аркасында урманнар янып китү ихтималы IV класс дәрәҗәсендә, яки югары, – куркынычлыгы буенча иң югары класстан бергә генә түбән.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев