Район делегациясе укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты, ул республика башкаласында «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ул мәгариф системасын үстерүнең республикада абсолют өстенлекле юнәлеш булуын ассызыклады. Татарстан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Россия мәгарифе лидерларының берсе статусын кабат раслады, дип билгеләп үтте. Шулай ук ул республикада һөнәри белем бирү системасының югары дәрәҗәдә үсеш алуын ассызыклады. Татарстан мәгарифе казанышларында Аксубай районы педагогларының да өлеше зур.
Тантаналы чарада тармакның иң яхшы вәкилләре лаеклы бүләкләр алды. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә керткән зур шәхси өлеше өчен Иске Ибрай урта мәктәбенең физкультура укытучысы Рәис Бикушевка «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме бирелде. Утыз елдан артык хезмәт дәверендә ул спортчыларның тулы бер буынын тәрбияләп үстерде, үзенең шәхси үрнәге белән укучыларны спортта уңышларга ирешергә рухландырды. Иске Ибрай мәктәбе яшь спортчыларны тәрбияләү буенча районда һәм республикада алдынгылардан санала.
Нет комментариев