Соңгы яңалыклар

Татарстанда участок полициясе хезмәткәрләренә эшләү дәверендә торак биреләчәк

Дәүләт Советында җирле үзидарә органнары хокуклары исемлеген тулыландырдылар.

Татарстанда участок полициясе хезмәткәрләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына үз вазифасында эшләү чорында торак биреләчәк. Закон проекты алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышында депутатлар тарафыннан кабул ителде.

«Участок полициясе вазифасында эшләү чорында хезмәткәргә торак урыны бирү закон проекты нигезендә җирле үзидарә органнарының хокуклары исемлеген тулыландырырга тәкъдим ителә», — диде Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев