Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тычкан бизгәге очраклары аеруча күп булган районнар билгеле

Татарстанда бөер синдромы белән гемморагияле бизгәк, икенче төрле, тычкан бизгәге белән авыру күтәрелеше көзен һәм язын күзәтелә.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе тычкан бизгәге аеруча күп булган районнарны билгеләгән.

«Тычкан бизгәге 32 районда теркәлгән. 15 урында авыру күрсәткече республика буенча уртача күрсәткечтән югары, 5 районда – ике тапкыр күбрәк – Баулыда, Биектауда, Лаешта, Мөслим, Теләче районнарында. Аксубай, Алексеевск районнарында авыру очраклары теркәлмәгән», - диелә хәбәрдә.

Тирә якка вирус кимерүче хайваннарның бүлендек матдәләре аша эләгә. Кимерүче хайваннар белән контакттан, шул хайваннарның бүлендек матдәләре булган тузанны суласаң яки ризык ашасаң, авыру ихтималы югары.

Йоктыру вакытыннан чирнең беренче билгеләре барлыкка килгәнче 7-10 көн вакыт узарга мөмкин. Инкубацион чор, күп дигәндә, 45 көн. Башлангыч стадиядә симптомнар салкын тиюгә охшаш: тән температурасы күтәрелә, баш авырта, көчле хәлсезлек, аппетит югалу, буыннар сызлануы.

2022 елда Татарстанда тычкан бизгәге буенча вазгыять катлауланган: 8 ай эчендә авыруның 293 очрагы билгеле, авыру күрсәткече 100 мең кешегә 7,90 тәшкил итә, бу 2021 елгы күрсәткечтән 2,7 тапкыр күбрәк.

Тычкан бизгәге кыш җылы килү, февраль, мартта туң начар булу, җылы яз, кар тиз эрүе һәм башкалар аркасында арта. Кимерүчеләрнең азуына урманнарның санитар торышы начараю, торак пунктлардан каты көнкүреш калдыкларын вакытында чыгармау, территорияләрне чистартмау да сәбәп булган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев