Соңгы яңалыклар

Татарстанда торак йортка мина куелуы турында ялган хәбәр өчен пенсионерны хөкем иттеләр

20 апрель кичендә Чаллыда яшәүче 64 яшьлек ир-ат исерек хәлдә 112 номерына шәһәрдәге бер торак йортка мина куелуы турында хәбәр итә.

Чынлыкта исә бинада бернинди шартлаткыч та булмый.

Пенсионерга карата «Террорчылык акты турында белә торып ялган хәбәр тарату» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Эшне Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе оперативниклары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә алып бара.

Суд гаепләнүченең ярты елга иреген чикләү турында хөкем карары чыгарды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев