Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясен йоктыруның 105 яңа очрагы ачыкланды
Чир йоктырган кешеләрнең күбесе Казанда – алар 41, шулай ук Чаллыда 22 кеше. Аксубай районында коронавирус инфекциясен йоктыруның яңа очраклары ачыкланмады.
Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары арта бара. Тәүлек эчендә 105 яңа очрак ачыкланган, бу алдагы көнгә караганда өчкә күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«31 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 74е амбулатор дәвалануда, аларының авыруы җиңел яки симптомсыз формада», — диде Галимова.
Инфекцияле авырулар арасында 30дан 50 яшькә кадәрге 31 кеше теркәлгән. Икенче урында 60тан 70 яшькә кадәр булганнар, алар 27 кеше. Өченче урында — 50дән 60 яшькә кадәрле 24 авыру.
Барыннан да элек, чир йоктырганнарның күбесе Казанда — 41, аннан Чаллыда - 22 кеше. Өченче урында Түбән Кама районы тора, анда 11 авыру ачыкланган.
Диагностика барышында Татарстанда Covid-19 авыруы 1415 кешедә расланган, стационарда 375 кеше дәвалана, шуларның алтысы ИВЛ – ясалма сулыш алдыру аппаратларына тоташтырылган. Барлыгы шул вакыт эчендә 251 пациент сәламәтләнде, шул исәптән 68е узган тәүлектә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев