Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 38 яңа очрагы теркәлгән
Авырулар дәрәҗәсе нигезендә республика ил буенча 78нче урында тора.
Тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 авыруының 38 яңа очрагы ачыкланган. Республикада барлыгы 4 мең 152 очрак теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Авырулар саны 100 мең кешегә 106,4 очрак тәшкил итә, соңгы көндә үсеш темпы — 1 процент, соңгы 7 көндә дә үсеш темпы үзгәрмәде — 1,2 процент», —диде ул.
Авырулар дәрәҗәсе нигезендә республика ил буенча 78нче урында тора.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев